Апаста Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек бара

2014 елның 19 марты, чәршәмбе
Район Советы һәм башкарма комитетының утырышлар залында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек комиссиясе чираттагы утырышын үткәрде. Утырышта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Р. Низамов, район башлыгы урынбасары Г.Мәүлетова катнашты. Республиканың Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек комиссиясе куйган бурычларны үтәү, балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү, ветераннарның социаль паспортларын булдыру, авылларда һәйкәлләрне яңарту, аларга мәктәп укучылары отрядларын шефлыкка билгеләү турындагы мәсъәләләр көн тәртибендә каралды. “Бүген районда 43 Бөек Ватан сугышы һәм Ленинград блокадасы ветераны гомер итә. Аларның һәркайсы кадер-хөрмәттә яшәргә, даими игътибар үзәгендә булырга тиеш”, – дип ассызыклады комиссия секретаре, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International