сәхнәсе турендә 14 нче ел «Йолдызлык» фестивале балкый

2014 елның 21 марты, җомга
Менә инде районыбыз сәхнәсе турендә 14 нче ел «Йолдызлык» фестивале балкый. Бу фестиваль меңәрләгән балаларны сәнгать дөньясына алып керде, берләштерде, дуслаштырды. 20 мартта, сайлап алу турында жиңүче балалар белән, район мәдәният йортында Гала-концерт булып узды. 400 гә якын бала “җыр”, “бию”, “вокаль ансамбль”, “конферанс” номинацияләрендә чыгыш ясап, үзләренең иң сәләтле балалар булуларын күрсәттеләр. Шунысы куанычлы, бу бәйгедә катнашучы балалар сафлары елдан-ел арта, бигрәктә мәктәпкәчә яшьтә булган нәниләребез бик теләп катнаша. Бигрәк тә “Салават күпере”, “Кояшкай” (Апас), “Гөлчәчәк” (Каратун) балалар бакчалары, Урта Балтай, Чури-Бураш, Каратун, Кызыл-Тау, Биеш мәктәпләре зур тырышлык куеп, җитди әзерлек белән килгәннәр. “Хыял” (Урта Балтай), “Флэш” (Биеш), “Степ-ап” (Апас сәнгать мәктәбе) бию коллективларынын, “Сөенеч” (Урта Балтай), “Гөлләр” (Кызыл-Тау) вокаль ансамбльләренең, Закирова Аделина, Туктагулова Энҗе (Апас сәнгать мәктәбе), Шәрәфетдинова Найлә (Ю.Ындырчы), Салахов Илдүс (Аграр көллият), Шәмсетдинова Алия (Чури-Бураш) чыгышларын тамашачыларыбыз бик яратып карадылар. Матурлык, гүзәллек, сәнгать дөньясына алып кергән бу балаларнын шат авазлары һәрвакыт яңгырап торса иде. Җинүчеләребез 27-28 мартта Буа шәһәрендә узачак зона турында катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International