Нәүрүздә җырлап-биеп

2014 елның 25 марты, сишәмбе
22 март көнне район мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме уңаеннан “Балтай үзешчәннәре аграр көллияттә кунакта” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша булды. Халык рәхәтләнеп ял итте, спорт уеннарында катнашты, “карга” боткасы, шашлык, кайнар чәй, коймактан авыз итте. “Иң яхшы сыерчык оясы” бәйгесе дә узды. Аның җиңүчесе булып Биеш урта мәктәбе укучысы Илнар Тятигачев танылды. Әтисе белән берлектә ясаган ояны Илнар мәдәният йорты каршында үсеп утыручы юкә агачына урнаштырып куйды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International