Район башлыгы боерыгы нигезендә Апаста 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана. Бу турыда 29 мартта үткән шимбә киңәшмәсендә игълан ителде. Икеайлык кысаларында һәр атна саен торак пунктларны, юл буйларын җыештыру буенча өмәләр үткәрү, оешма территорияларын тәртипкә китерү, агачлар, чәчәкләр утырту планлаштырыла. Авыл җирлекләре башлыкларына тиешсез урында барлыкка килгән чүп-чар өемнәрен җыештыруга халыкны тарту бурычы куела. Авыл җирлекләренең “Төзекләндерү тәртипләре” таләпләренең үтәлешен тәэмин итүдә административ комиссия эшчәнлеген активлаштыру бурычы тора. Аерым игътибар каты-кура үсеп утырган җир кишәрлекләренә, тузган йорт җирләренә биреләчәк. “Төзекләндерү тәртипләре” таләрләрен бозган өчен аларның хуҗаларын 2000 нән 5000 сумга кадәр штраф көтә.
Авыл җирлекләрендә “Иң төзек хуҗалык”, “Иң чиста урам”, “Иң чиста авыл” конкурслары узачак. Бөек Җиңү көне уңаеннан ветераннар советлары белән берлектә сугыш кырларында ятып калган райондашларыбыз истәлегенә агачлар утырту акциясе планлаштырыла.