Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсендә киңәшмә

2014 елның 2 апреле, чәршәмбе
29 мартта Казан шәһәрендә “Татарстан Республикасының авыл яшьләре” программасы кысаларында региональ иҗтимагый оешма “Татарстан республикасы Аграр яшьләре берләшмә”сенең чираттагы җыелышы булып узды. Бу киңәшмәдә безнең районнан яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең баш белгече Гөлира Шиһабиева катнашты. Татарстан Республикасының Аграр яшьләр берләшмәсенең рәисе Заһидуллина Миләүшә Мөдәрис кызы алда торган максатлар һәм бурычлар белән таныштырды, социаль проектларда катнашырга һәм күбрәк яшьләрне җәлеп итәргә чакырды. Соңыннан, җаваплы вәкилләр аша, узган ел үткән “ Теркәл һәм бүләк ал!” акция нәтиҗәләре буенча һәр теркәлүчегә “Татарстан республикасы Аграр яшьләре берләшмәсе” логотипы төшерелгән бүләкләр биреп җибәрелде. Апас урта гомумбелем бирү мәктәбе укучысы Ахметҗанов Җасурбек та шундый бүләк ияләренең берсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International