Республикакүләм эстрада сәнгате “Йолдызлык-2014” фестиваленең зона туры булып узды

2014 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе
27 -28 мартта Буа шәһәрендә Республикакүләм эстрада сәнгате “Йолдызлык-2014” фестиваленең зона туры булып узды. Бу бәйгедә безнең районнан 75 бала катнашты. Уңышлы чыгыш ясаган укучыларыбыз һәм коллективларыбыз түбәндәге урыннар яуладылар:
«Хореография» номинациясе буенча:
- Апас сәнгать мәктәбенең «Ялкын» бию төркеме - II урын;
- Урта Балтай мәктәбенең «Хыял» бию төркеме - III урын;
«Вокал» номинациясе буенча:
- Апас сәнгать мәктәбе укучысы Закирова Аделина - I урын;
- Апас сәнгать мәктәбе укучысы Туктагулова Энже - II урын;
- Зур Күккүз урта мәктәбеннән Залялиева Илюзә - махсус бүләк;
«Конферанс» номинациясе буенча:
- Каратун мәктәбе укучылары Тимуршин Инзиль, Исмәгилева Адилә– махсус бүләк.
Аларга дипломнар һәм истәлекле буләкләр тапшырылды. Урын алган җиңүчеләребез 14-18 апрельдә Казан каласында узачак финалга чакыру алдылар. Балаларыбызга уңышлар юлдаш булсын иде!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International