Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Апас муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Районның тарихы
МУНИЦИПАЛЬ РАЙОН БАШЛЫГЫ
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Район турында
Хатын-кыз депутатлар берләшмәсе эшчәнлеге
Район торак пункталары һәм урамнары исемнәре реестры
Геральдика
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Апас муниципаль районы картасы
Апас муниципаль районы һәйкәлләре
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары
Апас муниципаль районы музейлары
Җирле үзидарә органының норматив эшчәнлеге
«Казан шәһәр якташлык җәмгыяте Апас» иҗтимагый оешмасы
Өлкәннәр ункөнлеге буенча мәгълүмат
Апас муниципаль районының инвестиция паспорты
2024 елда Апас муниципаль районында Гаилә елын уздыру йомгаклары буенча хисап
Халыкара инвалидлар көненә багышланган планлаштырылган чаралар исемлеге
М12 ТРАССАСЫНЫ ТӨЗҮ
Район тормышы
Элемтә өчен
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Район стратегиясе
Ситуацион үзәк
Программалар, проектлар, конкурслар, планнар
Муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Милли проектлар
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Бюджетны үтәү
Инициативалы бюджетлаштыру
Кадрлар политикасы
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Халык алдында тыңлаулар һәм җәмәгать фикер алышулары
Түләүсез юридик ярдәм
Кулланучыларның хокукларын яклау
Социаль эшмәкәрләргә һәм СО НКОга ярдәм
Дәүләт-шәхси партнерлык
Яшь гаиләләргә торак
Апас муниципаль районы профсоюзларының координация советы
982 / 1000Перевести Алмаз Алсу Иҗтимагый совет
Коррупциягә каршы хәрәкәт
Документлар
Статуслы документлар
Проектлар
Апас муниципаль район Советы карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыкнамәләре
Башкарма комитет карарлары һәм боерыкнамәләре
НХА антикоррупцион экспертизасы
Матбугат хезмәте
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Район Башлыгының рәсми чыгышлары
Район Башлыгының рәсми блогы
"Апас хәбәрләре" телекомпаниясе
"Йолдыз" ("Звезда") район газетасы
Видеороликлар
Апас муниципаль районының Вконтактеда рәсми бите
Апас муниципаль районының Одноклассники сайтында рәсми бите
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет аркылы кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелгән сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә бәйле норматив хокукый актлар
ТР Прокуратурасы гражданнарны кабул итү графигы
Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне
Ышаныч телефоннары
Мөрәҗәгатьләр өчен форма
Муниципаль районнар
Апас муниципаль районы
“Иң яхшы хат ташучы” Апаста яши
2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
“Татарстан почтасы” һәм “Татмедиа” оештырган республикакүләм “Иң яхшы хат ташучы” бәйгесендә райондашыбыз Гөлсинә Вафина иң тырыш, иң үҗәт, иң максатчан дип табылды һәм өченче урынга лаек булды.
Гөлсинә Вафина моннан сигез ел элек район почта элемтәсе бүлегенә эшкә килә. Ул бүгенге көндә 497 йортны үз эченә алган 8 урамга газета-журналлар, пенсия, субсидия акчалары тарата, айлык түләүләр кабул итә. Шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларына яздыртуда кызыксындыру чараларын да таба.
– Һәрбер язылу кампаниясендә үзенә бирелгән бурычны беренчеләрдән булып үти. Ул хезмәт күрсәтүче 497 йортның 447сендә “Йолдыз” укыйлар, – ди район почта элемтәсе җитәкчесе Миләүшә Габитова.
Башкалада узган тәбрикләү тантанасына Гөлсинә апа сөенә-сөенә барды. Ул бу чакыруны хезмәтенә зур бәя, язын-көзен, җәен-кышын иңләгән чакрымнарының нәтиҗәсе дип кабул итте. Вәгъдә ителгән 20 мең сум премияне һәм чәчәк бәйләмнәрен кулына алгач та, шатлыгын иң элек әнисе Асия белән уртаклашты. Ә кояштай балкып торган чәчкәләрне чын күңеленнән җиңүгә омтылыш биргән “Йолдыз” газетасы редакторы Гүзәл Хилавиевага тапшырды. Гөлсинә апа киләсе яртыеллыкта тагын да тырышыбрак эшләп, беренче урынны яулау өмете барлыгын да яшермәде.
1 апрельдән, почта хезмәтләренә хакимият субсидияләренең тукталуы сәбәпле, матбуган чараларына бәяләр артты. Иске бәядән язылырга өлгермәгән райондашларыбыз хәзер “Йолдыз” (“Звезда”) газетасына 444 сумнан языла ала. Оешмалар өчен – 456 сум.
Тагын бер мөмкинлек, хәзер ерак шәһәрдә яшәүче туганнарыгыз, балаларыгыз интернет челтәре аша, сезнең өчен районыбызда нәшер ителүче “Йолдыз” газетасына языла һәм бүләк итә ала. Аның өчен www.tatmedia.ru сайтында урын алган “Подписка” баннерына аша www.tatpost.ru/Podpiska/Index.aspx адресына күчәбез. Бу адреска www.tatpost.ru сайты аша да кереп була. Бу очракта “Интернет подписка” баннерын сайларга. Интернет аша язылган очракта да газета Апас районы эчендә генә таратылачак.
Тагын бер кызыклы яңалык: район газетасын Татарстанның һәм Россиянең барлык төбәкләрендәге шәһәр-авылларда яшәүче якташларыбыз да укый ала. Тик ул өйгә язылып түгел, ә электрон формат белән киләчәк. Моның өчен өйдә компьютер һәм интернет булу гына шарт. Интернет аша язылучыларга газета почта аша алдыручыларга таратылган көнне – чәршәмбе һәм җомга көнне киләчәк. Тулырак мәгълүмат www.apastovo.ru сайтында.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
31.12.2025 елга ашыгыч кисәтү
31.12.2025 елга ашыгыч кисәтү
29
декабрь, 2025 ел
2025 елның 30 декабренә һава торышы фаразы.
КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ
28
декабрь, 2025 ел
2025 елның 29 декабренә ашыгыч кисәтү
2025 елның 29 декабренә ашыгыч кисәтү
27
декабрь, 2025 ел
2025 елның 28 декабренә ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан:
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз