Апас юллары озын һәм тигез булсын

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Татарстан хөкүмәте карары белән 15 апрельдән 15 майга кадәр федераль һәм районара юлларда авыр техника йөрүгә вакытлыча чикләүләр кертелде.
Юл төзүчеләребез Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтешкә 2013 ел елга навигациясе чорында кайтарылган 100000 тоннадан артык вак гравий, ком, Урал ташын төп база-асфальт заводларына кышын ташып куйды. 100 мең тонна юл төзелеше материаллары Каратунга тимер юл аша кайтарылды.
25 мартта район юлчылары 31 километрлы федераль трассада тузган юлны ремонтлау эшен башладылар, асфальт әлегә Кама Тамагы заводыннан китерелә. Район эчендәге барлык асфальт юллар озынлыгы 280 километрга җыела.
Апас районара юллар идарәсендә даими 150 кеше эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International