Апас районы игенчеләре язгы чәчүгә чыкты

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе
14нче апрель районда язгы чәчү эшләре башланып китте. Әлеге эшне беренчеләрдән булып Әлмәндәр берләшмәсе механизаторлары башлап җибәрде. 120 гектарда “Эстер” сортлы язгы бодай чәчәргә чыктык – диде бүлекчә җитәкчесе Айдар Хәмидуллин. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, белгечләр, механизаторлар белән очрашты. – Язның бер көне ел туйдыра дигән борынгылар. Шуңа күрә бүгеннән старт алып, барыбыз да бердәм булып язгы чәчү эшләрен вакытында башкарып чыгыйк – дигән максат куйды район башлыгы. Шулай ук Йомралы, Горбунов берләшмәләре, аграр көллият тә җиң сызганып эшкә кереште. Хәерле сәгатьтә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International