Кама Тамагы районында эшлекле семинар узды

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

Кама Тамагы районында авыл җирлеге башлыклары катнашында зонакүләм семинар-киңәшмә узды. Анда Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш районы вәкилләре катнашты. Семинар эшен республиканың муниципаль берәмлекләр Советы председателе Минсәгыйт Шакиров замана шартларында җирле үзидарәләрнең эше хакындагы чыгышы белән башлап җибәрде. Биредә шулай ук халык белән эшләү, миграция, янгын куркынычсызлыгы, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре дә күтәрелде. Муниципаль берәмлекләр территориясендә чынга ашырылучы федераль һәм республика программаларына да басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International