Яшь самбочылар уңышы

2014 елның 16 апреле, чәршәмбе

12 апрельдә Буада самбо буенча районара ярышлар узды. Биредә районнан Апас, Кызыл Тау, Биеш мәктәбенең яшь спортчылары катнашты. Үз үлчәм һәм яшь категорияләрендә Евгений Липатов, Индира Хәсәнова, Камилә Сафина беренче урынны яуладылар. Әлфия Светлакова, Зилә Хәсәнова, Булат Сәмигуллин, Илмир Хәлиуллин, Айдар Җаббаров икенче урынга чыктылар. Ләлә Имаметдинова, Тимур Камаров, Айгөл Баһаветдинова, Лилия Әхмәтҗанова (Апас), Илсур Нигъмәтҗанов (Биеш), Айгөл Вафина (Кызыл Тау) бронза медальләргә ия булдылар. Барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары, медальләр, бүләкләр бирелде. Шулай ук тренер Илгизәр Вәлиуллинның эше югары бәяләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International