Апаста “Музейлар язы”

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Республикакүләм “Музейлар язы” бердәм акциясенә район туган якны өйрәнү музее да бик теләп кушыла. Шул уңайдан 21-26 апрель көннәрендә музейда төрле-төрле чаралар узачак, күргәзмәләр эшләячәк һәм барлык райондашлар, якташлар, кунаклар өчен музейга сәяхәт түләүсез булачак. Акция 22 апрельдә Су көненә багышланган кичә белән башланып китәчәк. Якын көннәрдә тантаналы шартларда паспорт бирү, үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Ана һәйкәле янында шигърият бәйрәме уздыру да күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International