Медицина тикшерүен оештыру мәҗбүри

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

«Халыкның санитар-экологик тотрыклылыгын тәэмин итү турында”гы Федерал Законда күрсәтелгәнчә (РФ №52-ФЗ, ст. 34), хезмәткәрләрнең һөнәри авыруларын кисәтү максатыннан, эшкә алганда һәм даими рәвештә аерым һөнәр ияләре профилактик медицина күзәтүе узарга тиешләр. Медицина күзәтүләренең узу тәртибе “Авыр эш белән мәшгуль һәм зарарлы, куркыныч шартларда эшләүче хезмәткәрләргә өстәмә һәм даими медицина күзәтүе үткәрү турында”гы Боерыкта язылган (№302, 12.04.2011 елдан). Исемлекләр ике ай алдан эш бирүче тарафыннан медицина оешмасына җибәрелә. Мәҗбүри медицина күзәтүен үткәрү кагыйдәләрен үтәмәү Закон бозуга санала һәм юридик затларга 10 меңнән 20 меңгә кадәр штраф яки 90 көнгә кадәр эшчәнлеген туктатып тору административ җәзасы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International