“Балкыш” фестиваленең сайлап алу турлары дәвам итә

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе

Урта Балтай мәдәният йортында Олы Бакырчы, Чирмешән, Урта Балтай авыл җирлекләре үзешчәннәре катнашында “Балкыш” фестивале үтте. Өлкәннәр һәм ветераннар катнашында узган концерт тамашачыга бик ошады. Балтайлыларның “Хәтер” композициясе бигрәк тә йөрәкләргә үтәрлек булды. Сугыш чорының авырлыкларын, ачлык-ялангачлыкны, ятимлекне чагылдырган әлеге чыгышны күз яшьләре аша карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International