Республика күләмендә “Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр”, “Муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы җәмәгать инициативасы” һәм “Җирле үзидарәләр темасын иң яхшы яктыртучы массакүләм мәгълүмат чаралары” бәйгеләре үтте. 17 апрельдә җиңүчеләр Татарстан Республикасының Дәүләт Советына бүләкләү тантанасына чакырылдылар. Ә җиңүчеләр арасында авыл җирлеген төзекләндерү темасын күтәргән һәм “Авыл һәм шәһәр җирлекләрендә иң яхшы җәмәгать инициативасы” номинациясендә җиңү яулаган Зур Күккүз авыл җирлеге дә бар иде. Рәхмәт хаты һәм акчалата премия авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамовага тантаналы шартларда тапшырылды.