Районның аучылар җәмгыяте җитәкчесе Рөстәм Хәмидуллин әйтүенчә, ау сезоны нормалары буенча, бер аучы көненә 2 каз һәм өч ата үрдәк ату белән чикләнергә тиеш. Ана үрдәкләрне ату, гомумән, тыела. Ауга чыгу сәгатьләре чикләнмәгән. Аучылык белән шөгыльләнү өчен рөхсәтне районның аучылык җәмгыятеннән алырга кирәк.