Менә шундый девиз белән катнашып, Апас район электр челтәрләренең хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы буенча вәкаләтле белгече Ринат Хөснуллин зональ конкурста 12 көндәше арасында беренчелекне яулады. Ә конкурс үзе 9 апрельдә Буада үтте. Жюри Татарстанның Идел аръягы һөнәри конкурсында беренчелекне яулаган Ринат Хөснуллин Апас данын республика финал бәйгесендә дә якларга лаеклы дип тапты.