18-19 апрельдә Апас мәктәбе зур спорт залында мәктәп Спартакиадасы программасының волейбол буенча йомгаклау турниры үтте. 9 еллык мәктәпләр арасында укучы кызлар арасында Апас, Чирмешән, Биеш мәктәпләре командалары призлы урыннар яулады. Шушы ук категориядә укучы ир-егетләр арасында 1-2- 3 урыннарны Биеш, Апас һәм Каратун мәктәпләре бүлеште.