Апас туган якны өйрәнү музеенда Җир көне

2014 елның 22 апреле, сишәмбе

22 апрель – Халыкара Җир көне – чиста Су, Җир һәм Һава бәйрәме. Әлеге уңайдан Апас туган якны өйрәнү музеенда Апас урта мәктәбенең Марат Гомәров җитәкчелегендәге 8 “А” класс укучылары катнашында эчтәлекле кичә үтте. Музей директоры Рәмис Ногманов укучыларга әлеге бәйрәмнең тарихын, килеп чыгышын, Җирнең, табигатьне саклауның әһәмиятен бик үтемле итеп җиткерде. Укучылар музей буйлап сәяхәт тә ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International