22 апрельдә Апаста «Россельхозцентр» Федераль Үзәкнең Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Галина Полях, Буа һәм Апас бүлекчәләре җитәкче-белгечләре Радик Ибәтуллин, Нюра Алексеева һәм Илдус Мөлеков авыл җирлекләре башлыклары, һәвәскәр бакчачылар белән очраштылар. Семинар-киңәшмә районда бәрәңге игү үзенчәлекләренә багышланды. «Икенче икмәк»не корткычлардан һәм төрле йогышлы авырулардан химик препаратлар кулланмый гына үстерү алымнары белән таныштырдылар.
– Экологик чиста авыл хуҗалыгы продукциясе үстерүдә биопрепаратлар куллану күпкә отышлырак. Бәрәңгенең яңа сортларын чәчү әйләнешенә кертү аның уңышын кискен арттыра, – дип билгеләп үтелде.