Динара – иң яхшы уенчы

2014 елның 25 апреле, җомга

18-19 апрель көннәрендә Апас урта мәктәбенең спорт залында тулы булмаган урта мәктәп командалары арасында волейбол буенча ярышлар узды. Кызлар командалары арасында беренчелекне Апас урта мәктәбе командасы, икенче урынны Чирмешән мәктәбе, өченче урынны районның спорт мәктәбе командасы яулады. Егетләр командалары арасында беренчелек Биеш мәктәбе командасы кулында. Икенче урында – Апас урта мәктәбе, өченче урында – Каратун мәктәбе командалары. Иң яхшы уенчы спорт мәктәбе командасыннан Динара Шиһабиевага баш судья, волейбол буенча өлкән тренер Рәмис Гыйззәтов махсус приз тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International