Республикада коры үләнгә ут кабу очракларының артуы күзәтелә. Янгын сүндерүчеләр быел язгы чорда шундый 492 очракның шаһиты булганнар. Бу – узган ел белән чагыштырганда 60 процентка артык. 7 очракта утның торак корылмаларга һәм 2 очракта җитештерү объектларына үрмәләве мәгълүм. Янгын вакытында бер кеше һәлак булган. Куркынычсызлыгыбызны, хәвефсезлегебезне тәэмин итү, республика халкының иминлеген кайгырту максатыннан, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковтан саклык чараларын көчәйтүне, янгын куркынычсызлыгы Карарларын төгәл үтәүне таләп иткән телеграмма килде. Шулай итеп, янгынга каршы махсус режим кертелгән чорда район территориясендә ачык ут ягу тыела. Чүп-чарларны юк итү бары тик янәшәдә янгын сүндерүчеләр торганда гына рөхсәт ителә.