Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан район үзәгендәге Ана һәйкәле янында шигырь бәйрәме узды. Биредә шигърияткә гашыйк укучылар, җирле шагыйрьләребез үзләренең шигырьләрен укыдылар, районыбыз үзешчәннәре җырлар башкардылар. Иң нәни кунаклар – бакча балалары чыгышлары да һәркемнең күңеленә хуш килде.