Районда сайлаулар бара

2014 елның 27 апреле, якшәмбе

27 апрель, ягъни бүген Апас һәм Зур Күккүз авыл җирлекләрендә, Апас муниципаль районының икенче чакырылыштагы (өстәмә сайлаулар) муниципаль берәмлекләрнең вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау бара. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 7 дән бәйрәмчә эшли башлады. Хуҗалык эшләренә тотынганчы халык сайлауга ашыкты. Сайлаучыларга коймак пешеп, чәй кайнап тора.  Райондашларымны хөрмәт итеп, тавыш бирүнең җитдилеген дә аңлап бәйрәмгә килгән кебек килдем, - ди Ясаклы Барыштан Наил абый Зиннуров. Апас үзәк китапханәсендә дә сайлаучыларны бик яхшы әзерлек белән каршы алалар. Сайлау участогына гаиләләре белән тавыш бирергә килүчеләр дә күп.  Район башлыгы Рәшид Заһидуллин да урыннарда булып, сайлау барышы белән танышты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International