Очрашу

2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
25 апрельдә Үзәк китапханә хезмәткәрләренең чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, Зифа Кадырова үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде.
Халыкка “Сагынырсың – мин булмам”, “Язмыш сынавы”, “Көтеп узган гомер”, “Бәхеткә юл кайдан?” китаплары белән бик тиз танылып өлгергән язучыбыз белән очрашу бик җанлы төстә үтте. Зифа ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International