Апаста үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирү мәсьәләләре һәм яшьләр, яшүсмерләр мөхитендә экстремизмны кисәтү” темасына республикакүләм семинар үтте. Әлеге чарада республиканың Фән һәм мәгариф министрлыгыннан, Куркынычсызлык Советыннан, Эчке эшләр министрлыгының терроризм һәм экстремизмга каршы үзәгеннән, Казан юридик институтының оператив-эзләү кафедрасыннан вәкилләр һәм район мәктәпләренең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары катнашты. Кунаклар “Сәләт” иҗат үзәге, анда оешкан “Сугышчан Дан” музее, Батырлар Мемориаль комплексы белән таныштылар. Апаста үрнәк итеп алырлык эшләрнең күп булуына басым ясадылар. Район мәгариф бүлегенең эш тәҗрибәсе дә үрнәк итеп куелды.