2 майда, иртәнге сәгать алты белән сигез арасында “Татарстан Яңа гасыр” телеканалында баручы “Манзара” тапшыруында Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов белән әңгәмә күрсәтеләчәк. Бөек Җиңү бәйрәме һәм музейлар көне уңаеннан узган тапшырудан Апас районы турында бик күп мәгълүмат алып булачак.