Апаста ветераннар өчен тагын бер күпфатирлы йорт ачылды

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Бөек Җиңү көне уңаеннан Апасның Салават Кәримов урамында тагын бер заманча, күпфатирлы йорт ачылды. 15 ветеран тантаналы шартларда фатир ачкычлары алды. Йорт эченә, кызыл тасманы кисеп, изге догаларын кылып, иң беренчеләрдән, 90 яшьлек юбилейларын каршылаган Татар Пучинкәсеннән Рауза Хәйруллина һәм Каратуннан Фәридә Фәтхуллина атлады. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин яңа нигезгә күчүче өлкәннәргә изге теләкләрен юллады, төзүчеләргә рәхмәт хисләрен ирештерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International