Апаслылар оста йөзә

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Чүпрәле районында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган йөзү буенча районара турнир узды. Анда Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Апас районнары балалары катнашты. Апастан 2001-2002 елгы яшүсмерләр арасында Даниэль Малиновский 50 метр брасс һәм 100 метр ирекле йөзү стильләрендә беренче урынны яулады. 1999-2000 елгы яшүсмерләр арасында 100 метр ирекле йөзү стилендә Ранис Сафиуллин өченче урынга лаек булды. Шулай ук Апас җыелма командасы йөзү эстафетасында өченче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International