Район мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр өчен бәйрәм тантанасы булды. Язгы чакырылышны Булат Илалов (Апас), Нәфис Шакиров, Илдар Шакиров (Аюкөйдергән), Алмаз Юзеев (Акхуҗа), Илназ Хәйибуллин (Биябаш) һәм Ранис Миңнуллин (Ябалак) башлап җибәрделәр. Сәхнәдә район башлыгы исеменнән бүләкләр алгач, егетләр автобуска утырып юлга кузгалдылар.