“Факел” уңыш белән кайтты

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Апас урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Марсель Хикмәтов җитәкчелегендәге “Факел” отряды “Аҗаган” хәрби-спорт уеннарының республикакүләм финал өлешендә катнашты. Алар гомуми нәтиҗәләр буенча 15 команда арасында дүртенче урынны яуладылар. Команда күп кенә этапларда алдынгы урында. Шәхси беренчелектә Ранис Зыятдинов иң оста автомат сүтеп-җыючы булып танылды, Ринас Хәсәнов 2 мең метрга йөгерү буенча икенче урынга чыкты. Командага һәм җитәкчегә Дипломнар, Рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International