Миңнерәхимә әби 90 яшьлеген каршылады

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Чурибураш авылында 42 ел фельдшер булып эшләп лаеклы ялга чыга ул. 1941 елда Буа медучилищесын тәмамлап кайткан кыз көнне-төнгә ялгап авылдашлары сәламәтлеген кайгырта, колхоз эшендә дә катнаша. “Безнең капканың биге булмады, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә ярдәм сорап киләләр иде,” – ди әби. Олуг бәйрәме уңаеннан Миңнерәхимә әби Шиһаповага Рәсәй Президентының Котлау открыткасы килде. Район башлыгы һәм авыл җирлеге башлыгы истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International