Апас туган якны өйрәнү музеенда – гаилә көне узды

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

15 май – Халыкара гаилә көне уңаеннан, Апас туган якны өйрәнү музеенда тәрбияви кичә үтте. Музей коллективы, районның ветераннар Советы, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән оештырылган кичәдә Рәшит һәм Мәрзия Шәйхиевлар, аларның балалары, онык, оныкчыклары катнашты. Гаилә традицияләре, парлы тормыш серләре, балалар рәхмәте, йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләр, яңгыраган җыр-моңнар кичәнең яме булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International