Чаң сугабыз: ләлә чәчәкләрен кисәргә кемнең кулы барган?

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

Быел район үзәгендәге Батырлар Мемориаль Комплексы янында дәһшәтле еллар ялкыны кебек кып-кызыл ләлә чәчәкләре атты. Алар комачтай янып, батырларга дан җырлыйлар сыман. Ләкин кара эчле, батырлыкны һәм матурлыкны бәяли белмәүче кешеләрнең шушы чәчәкләрне кисеп китәргә намусы да, кулы да барган. Начарлык эзсез калмый, батырларның да рухлары рәнҗидер сыман. Яхшылыклар гына кылып яшик әле, райондашлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International