Күккүзлеләрнең чираттагы уңышы

2014 елның 20 мае, сишәмбе

Зур Күккүз урта мәктәбе укучылары “Туган як, татар халкы, Татарстан тарихы һәм мәдәнияте буенча VII төбәкара укучылар конференциясе”ндә катнашып зур җиңү яулап кайттылар. Тарих укытучысы Эльвира Сөнгатуллина җитәкчелегендә укучылар туган ягыбыз тарихы буенча фәнни-эзләнәү эшләре белән зур аудитория алдында уңышлы чыгыш ясадылар. Илфат Гайфуллин “Колхозлашу елларында туган ягым тарихы” номинациясендә, Диана Хабибуллина “Авылым һәм гаиләм тарихында окоп казу еллары” номинациясендә беренче урынны, Әнисә Ибрагимова “Туган авылым тарихында – немецлар” номинациясендә икенче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International