Гомерең озын булсын!

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Район үзәк поликлиникасы һәм хастаханәсендә зур капиталь ремонт эшләре алып барылуга да карамастан, апаслылар диспансеризация үтүне кичектермиләр.

-20 майга 1008 кеше диспансеризация үтте инде,-дип хәбәр итте безгә поликлиника җитәкчесе Рамил Гатин. -Кабул ителгән тәртип буенча, быел 21 яше тулган һәркем унга якын юнәлешле киң медицина тикшерүләре узарга тиеш.  Аның барышында 10 майга 15 ләп кешедә төрле шеш, йөрәк-кан юллары, ашкайнату, сулыш органнары авыруларының башланып кына килү симтомнары ачыкланды. Оператив дәвалану аларга озын тормыш, нык сәламәтлек алып киләчәк. Үзвакытында ачыкланган бу яман авыруларны дәвалау, кеше гомерен озынайту өчен Татарстан табибларының бүген мөмкинлекләре бик зур.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International