Апас район электр челтәрләре тагын беренче!

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

15-16 майда Тәтештә Татарстан «Челтәрләр компаниясе»нең чираттагы зона ярышларында республиканың Идел аръягындагы 8 район энергетиклары һөнәри осталыкта ярыштылар. Апаслылар барлык номинацияләрдә дә иң югары балл җыеп беренче урынга чыктылар. Район электр челтәрләре җитәкчесе Айрат Җиһаншин әйтүенчә, ярышларга хезмәткәрләр махсус әзерләнмәгән. Апас командасы вәкилләре-өлкән мастер Азат Абделвәлиев, диспетчер Рәдис Сөнгатуллин, монтерлар Евгений Прохоров белән Руслан Исмәгыйлев һәр биремне «бишле»гә генә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International