Апаска республиканың эчке эшләр министры Артем Хохорин килде

2014 елның 23 мае, җомга

Апас районына эшлекле визит белән Татарстан Республикасының Эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Ул Рамил Хәбибуллин җитәкчелегендәге “Апас” муниципальара эчке эшләр бүлеге коллективы белән очрашты, эш шартлары белән танышты, хезмәткәрләр белән әңгәмәләр үткәрде.

Артем Хохорин район үзәгендәге Батырлар Мемориаль комплексында да булды. Биредә аны район башлыгы Рәшид Заһидуллин каршы алды һәм Мемориаль комплекс белән таныштырды. Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International