24 майда район мәдәният йортында “Сәләт” балалар иҗат үзәге каршында эшләп килүче “Мушкетерлар” балалар театр коллективы Туфан Миңнуллинның “Шүрәле җанкисәгем” чыгарылыш спектаклен күрсәттеләр. Чыгарылыш сыйныф укучылары, балалар, әти-әниләр өчен зур бүләк булды бу. Балаларны бер йодрык итеп туплап, аларны зур сәхнәгә алып чыккан, үз эшенең остасы, тынгысыз режиссерыбыз Миләүшә Алиуллинага мәдәният бүлеге, балалар үзәге коллективы һәм әти-әниләр исеменнән рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.