Идел буйлап сәяхәт

2014 елның 28 мае, чәршәмбе

Республиканың Мәгәриф һәм фән министрлыгы, профсоюз оешмасы республиканың алдынгы педагогларын бер төркемгә туплап, Идел буйлап сәяхәткә бушлай юлламалар белән бүләкләде. Мондый хөрмәткә районыбызның “Ел укытучысы” конкурсы җиңүчесе, Зур Күккүз урта мәктәбеннән Гөлгенә Яруллина, “Ел класс җитәкчесе”, “Ел тәрбиячесе” призерлары Акхуҗа мәктәбеннән Энҗе Мөбәрәкшина, “Радуга” балалар бакчасыннан Светлана Сираҗева лаек булды. “Хирург Разумовский” теплоходында, бай эчтәлекле өч көнлек сәяхәттән алар бик канәгать булып кайттылар. Тәтеш, Болгар, Ульяновск шәһәренең тарихи музейларында, истәлекле урыннарында булып, күп мәгълүмат, көч һәм энергия тупладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International