Апаслылар беренчеләрдән булып терлек азыгы хәзерләү эшен башлады

2014 елның 30 мае, җомга

Апас районы республикада беренчеләрдән булып терлек азыгы әзерләүгә кереште. Бу эшне Горбунов берләшмәсенең Дәүләки бүлекчәсе башлап җибәрде. Люцер кырының сыйфатына һәм матурлыгына һәркем соклануын белдерде. Айдар Рәхмәтуллин эшне изге теләктә башлап җибәрде. Ул инде дүртенче сезон “Магдон” комбайны белән люцер кырын иңли.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин Дәүләки кырларының сыйфатына югары бәя бирде һәм эшне тиешенчә башкарып чыгу бурычын куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International