30 майда “Свияга” агрофирмасының Дәүләки бүлекчәсендә терлек азыгы хәзерләү техникасының торышын карау буенча 12 район вәкилләре катнашында семинар узды. Семинар эшендә техниканың хәзерлеге, торышы җентекләп тикшерелде һәм үрнәк итеп куелды.
Терлек азыгының сыйфаты аны әзерләү вакытына бәйле. Шуңа да вакытны кулдан ычкындырмау мөһим һәм азыкларның сыйфаты да тиешенчә булырга тиеш, – диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин.
Семинарда район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм җаваплы белгечләр катнашты.