Алар 1нче июнь көнне балалар Сабан туена килеп җиттеләр.
– Балалар өчен махсус уздырылган Сабантуйны беренче күрдек, анда шундый күңелле булды. Милли уеннарда катнаштык, апаслылар белән таныштык, рәхәтләнеп ял иттек, - ди 13 яшьлек Алсу Корбанова. Гөлфидә Чигиркина оныгын, Лариса Гатауллина кызын һәм башка балаларны озата килгәннәр. – Монда табигате дә бик матур, бөтен уңайлылыклар да бар, дәвалану, бассейн, барысы да оештырылган. Безне шулай җылы каршы алып, рәхәтләнеп ял иттергәннәре өчен район җитәкчелегенә, үзәк хезмәткәрләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, - диләр алар.