Лямбир Сабан туенда – апаслылар

2014 елның 2 июне, дүшәмбе

Мордовия Республикасының Лямбир районында Сабан туе үтте. Татарстан Хөкүмәтенең Карары нигезендә, Татарстан делегациясе исеменнән Апас муниципаль районы делегациясе аны үткәрүдә ярдәм итте. Котлау сүзе белән Апас муниципаль район башлыгы Рәшид Заһидуллин, Республиканың Экология министры урынбасары Марат Бакаев чыкты. Апас районы вәкилләре чыгышын да биредә бик яратып тамаша кылдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International