Колчык авылыннан Бибисара әбигә 90 яшь!

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Колчык авылында гомер кичерүче Бибисара әби Миңнебаева олуг юбилеен каршылады. Тормыш юлдашы Шәйхетдин бабай белән 67 ел парлы гомер кичерә алар. Үзләре кебек тырыш алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бибисара әби сугыш елларында тракторчы булган, тормышның бөтен авырлыгын күргән. Истәлекле туган көн бәйрәме уңаеннан аңа Рәсәй Президенты исеменнән Котлау открыткасы килде, район башлыгы Рәшид Заһидуллин изге теләкләре белән истәлекле бүләген тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International