Раиләнең әкиятләр илендә

2014 елның 6 июне, җомга

Апаста яшәүче Раилә Хәбибуллинаның осталыгына исләр китәрлек. Кул астында аунап яткан барлык кирәксез әйберләргә дә җан өрә ул. Төрле шешәләр, бөкеләр, таштыр, бүкәндер – берсе дә игътибардан читтә калмаган. Аның ишегалды могҗизалар илен, чәчәк патшалыгын хәтерләтә. Капка төбендә барлык урам балалары чыр-чу килә. Алар өчен махсус мәйданчык, таганнар да ясап куйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International