Куркынычсызлык һәм хәвефсезлек – беренче урында

2014 елның 6 июне, җомга

Район хакимиятенең утырышлар залында узган чираттагы җомга киңәшмәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин алып барды. Биредә Сабан туе бәйрәмен оешкан төстә һәм бәла-казаларсыз үткәрү бурычы куелды. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү, хуҗалыклардагы су сыешлыкларының тулы торуын тәмин итү, юлда йөрү кагыйдәләренә буйсыну мәсьәләләренә җитди игътибар бирелде. Шулай ук терлек азыгы әзерләү, витаминлы үләннәр җыю, балаларның җәен күңелле һәм файдалы уздыру хакында да сүз булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International