7 июньдә район халкы көтеп алган милли бәйрәмебез Сабан туен бәйрәм итте. Елдан-ел күркәмрәк, күңеллерәк була безнең Сабантуйлар. Быел да халыкка – олысына-кечесенә, кайткан кунакларга ял итәр, күңел ачар өчен бөтен шартлар да бар иде. Сабан туйга керү юлыннан ук кунакларны милли киемнәрдән киенгән егет-кызлар ипи-тоз, чәкчәк белән каршы алып, һәркемне биетеп-җырлатып, изге теләкләре белән мәйданга озаттылар. Теләгән кеше өчен затлы тарантаслы бизәлгән атлар да әзер иде.
Сабантуй борынгы йолаларыбызны чагылдырган тамаша белән башланып китте. Театральләшкән күренеш – җырлы-биюле тамашадагы милли бизәкләр чигелгән, матур күлмәкләр кигән биючеләр, тальянчылар, җырчылар, мәдәният хезмәткәрләре, балалар, спортчылар һәркемнең күңеленә хуш килде. Алар райондашларыбызның уңганлыгын, булганлыгын, батырлыгын да чагылдырган тамаша белән мәйдан күрке булдылар. Бу матурлыктан, зур оештыру сәләтеннән килгән кунаклар, гомумән, бәйрәмгә килгән халык таң калды.
Күркәм тамашадан соң бәйрәмнең тантаналы өлеше башланып китте. Олуг бәйрәмне район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрде. Район халкын, кунакларны, Сабантуй бәйрәме белән ихластан котлап, ирешелгән уңышларга да, алда торган бурычларга да тукталды ул. Сөйләрлек, күрсәтерлек уңышлары бар апаслыларның.
– Районыбыз кырларында 65 мең 117 гектарда язгы кыр эшләре башкарылды. Районыбыз халкының тырыш хезмәте нәтиҗәсендә терлекчелек продукциясен җитештерүне киметүгә юл куелмады. Терлекләрнең баш саны артуга таба бара. Федераль һәм республикакүләм программалар актив рәвештә тормышка ашырылып килә. Мәктәпләрнең һәм күпфатирлы йортның капитал ремонты, ветераннар өчен йорт, модульле ФАПлар төзелеше, авылларда таш юллар салу – бу бурычларыбыз быелгысы елда инде үтәлде. Ел ахырына кадәр ике авыл клубы, бер балалар бакчасы, Шонгатыда амбулатория биналарын сафка бастыру бурычы тора. Торак йортлар төзү күләме буенча еллык план 102 процентка үтәлде, – диде район башлыгы.
Сабан туе кунаклары республиканың Экология һәм әйләнә-тирә мөхитне саклау министры Артем Сидоров, Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министры Рафис Хәбибуллин, Министрлар кабинетының аппарат җитәкчесе Шамил Гафаров, якташыбыз, Рәсәй Федерациясенең Атказанган юристы Кәфил Әмиров, җырчыларыбыз да безнең белән бергә бәйрәм итеп, Сабантуйга үзгә бер ямь бирделәр. Бер төркем алдынгылар Сабантуй флагын күтәргәч, мәйданга төрле тармак буенча үз хезмәтләренең чын осталары, иң уңганнар чакырылды. Мәйдан түрендә бер-бер артлы кыр батырлары, төрле һөнәр ияләре, спортчылар, яңа гына тәпи атлап киткән нәниләр, яңа тормыш коручылар һәм башкалар хөрмәтләнде. Быел да алар макталдылар, данландылар, район башлыгының Рәхмәт хатларына һәм Дипломнарга, бүләкләргә лаек булдылар.
Казандагы “Апас якташлык” җәмгыяте вәкилләре дә Сабан туена буш кул белән генә кайтмаганнар. Җәмгыятьнең җитәкчесе Азат Хәнифәтуллин бик күп яшь спортчыларны республика күләмендә таныткан тренер Ринат Гыйламовка һәм Апас туган якны өйрәнү музее директоры Рәмис Ногмановка медальләр тапшырды.
Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Җыр-бию, төрле уеннар, ат ярышлары, ат чабышы, велосипедчылар ярышы, су өстендә сәяхәт, салют, кечкенә вагончыклар таккан паровоз, батут, карусель, балалар мәйданчыгындагы төрле тамашалар, сәүдә нокталары, ашханәләр, кыр кухнясы... Бу күңеллелекне әйтеп аңлата торган түгел! Туган авылым мәдәни-этнографик мәйданнан да, батырлар истәлеген мәңгеләштергән күчмә мемориаль яныннан да халык өзелеп тормады. Быел да батырларга билгеләнгән бүләкләр үз ияләрен тапты – яшьләр арасында баш батыр булып Чүрибураштан Салават Минһаҗев калды. “Сабан туе-2014”нең баш батыры – Тәүгелдедән Фердинанд Вәлиев.