Коры көннәрдә аеруча сак булыгыз!

2014 елның 11 июне, чәршәмбе

Табигатьтә артык эссе көннәр хакимлек итү, корылык хөкем сөрү сәбәпле, районда гадәттән тыш хәл игълан ителде. Халыктан аеруча да сак булу, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү сорала. Су сыешлыклары тулы торсын, тәмәке төпчекләре, шырпы калдыклары тиешсез урыннарга тондырылмасын. Тал мамыгы бик тиз янып китәргә сәләтле, йорт, бина, урман, агачлыклар янында сак булыгыз. Мунчаларны артык кыздырмагыз, балаларны күзәтүсез калдырмагыз. Әле яңа гына Олы Бакырчы авылында мичнең төзелеше дөрес булмау сәбәпле, мунчага ут капты. Янгын сүндерүчеләрнең уяулыгы нәтиҗәсендә торак йортка һәм тирә-күршеләргә зыян килмәде. Мичләрнең төзеклегенә һәм электр чыбыкларының торышына да игътибарлы булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International