2014нче елның 15нче июнендә район җирлекләрендә үзара салым кертү буенча җирле референдумнар оешкан төстә һәм сайлаучыларның активлыгы белән үтте. Референдумнарда исемлеккә кертелгән 16 122 сайлаучының 95, 05% катнашты. Барлык участокларда да референдумнар үтте һәм гамәлгә яраклы дип табылды.